Татар мәгарифе порталы
Instagram социаль челтәрендә республикабызның шактый халкы утыруы сер түгел. Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән аңа тагы да күбрәк тартыла башладылар.
Кичә “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” дигән фотоконкурска старт бирелде. Аның идеясен күпмедер дәрәҗәдә президент та әйткән: бер ай элек ул Instagram социаль челтәренә үз хезмәт юлындагы беренче остазын Мәгъдәнур Гатауллинның фотографиясен урнаштырды. Аны #нашареспублика хэштегы белән билгеләде.
9 июльдә “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләрен “Кадрлар резервы” оешмасы, волонтерлар хәрәкәте Кырымга озатты. “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән үткәрелгән яңа конкурсны башлап җибәрү белән беррәттән, волонтерлар балаларга Казан шәһәре сурәтләнгән 100 данә открытка таратты.
- “Йолдызлык” җиңүчеләре бу фотоларны Кырым халкына бүләк итеп, безнең республика турында сөйләячәк. Барлык Татарстан халкын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Безгә иң мөһиме – хезмәт кешеләрен, Татарстан гаиләләрен, безнең мәдәниятебезне таныту. Әлеге конкурста – берничә номинация. Алар арасында “Иң күп “лайк” җыйган фотография”, “Иң оригиналь фотография”, “Иң кызыклы комментарий” дип исемләнгәннәре бар, - дип сөйләде “Бердәм Россия” партиясе матбугат сәркатибе Диләрә Гаянова.
Моннан кала, конкурска #нашареспублика хэштегы белән иң күп фотография җибәргән кеше дә җиңүче, дип табылачак. Һәрбер фото хезмәт, гаилә, республика темаларын чагылдырырга тиеш. Иҗади эшләрне 10 августка кадәр fototatarstan@mail.ru адресына юлларга кирәк. Нәтиҗәләр 6-10 сентябрьдә ясалачак.