Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 февральдән «Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Быел музыкаль проект унлап территориаль зонада узачак. 1-28 февраль көннәрендә – Казан шәһәре районнарында. Ә аннары, март аенда республикабызның башка төбәкләрендә дә кечкенә сәхнә йолдызларын барларга ниятлиләр.
- Хәзерге вакытта талантлы яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү буенча Россиякүләм программалар да барлыкка килә башлады. Ә моннан унбиш еллар чамасы мондый күренеш әле сизелми иде. Заманында Татарстан – Россиядә балалар иҗатына игътибар иткән бердәнбер төбәк булды. Безнең республикада системалы рәвештә сәләтлеләрне барлый башладылар. «Йолдызлык»та Татарстанның төрле авылларында яшәүче балалар да катнаша башлады – иң куандырганы шул. Аларга зур сәхнәләргә чыгарга мөмкинлек туды, – ди РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.
«Йолдызлык» фестивале – республикабызның М.Җәлил исемендәге, шулай ук Россия Президенты премияләренә дә лаек булган проект. Шунысы куанычлы: ел саен проект эшчәнлеген киңрәк җәелдерә. Биредә һәр ел 70 000 ләп конкурсант катнаша. Аларның сәләте фестиваль чараларында чарлана. Яшьләр белән танылган сәнгать кешеләре һәм педагоглар да шөгыльләнә. Шунысын да билгеләп узарга кирәктер: фестиваль педагоглар белән эшләүне дә югары дәрәҗәдә тота. Чөнки теге яки бу номинациядә җиңүгә ирешү нәкъ менә педагог хезмәтеннән тора да инде. Балалар белән шөгыльләнгән мөгаллимнәргә мактаулы исемнәр бирелә. Фестивальнең иң зур бүләге – гран-при иясенә 70 мең сум күләмендә акча каралган. Башка еллардан аермалы буларак быел фестивальнең үз инвесторы да барлыкка килгән.
Гомумән, мондый проектлар кризис чорында бигрәк тә кирәк, дип саный Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин. Талантлар һәрвакыт барланып, игътибар үзәгендә булырга тиеш, ди ул.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәнияткә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова исә район башлыклары һәм фестивальне оештыруга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. «Тәҗрибәле педагоглар кулы астында балаларыбыз олы сәнгать серләренә төшенеп кенә калмыйча, югары культуралы, әхлак тәрбиясе дә ала. Күңелендә моң йөрткән бала киләчәктә җәмгыятебезнең лаеклы шәхесе булып җитешәчәк», - ди Нурия Хашимова.
«Йолдызлык» республика фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов: «Йолдызлык» ны үзенчәлекле проект дип раслый. «Без тәрбияләгән яшьләр беркайда да төшеп калмый. Дөнья масштабына чыга. Бер яктан күңелле күренеш, әмма яшьләр Татарстанда иҗат итәргә дә тиеш. Моның өчен аларга концерт залы кирәк. Казанда яшьләр йорты булырга тиеш», - дип үз фикерләрен җиткерә Туманов.
Исегезгә төшереп узабыз: «Йолдызлык» фестивалендә 5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Видеоклип» номинацияләрендә ярыша. Һәр номинация эчендә конкурсантлар яшь аермалыклары буенча 3-5 группага бүленә, аларны урындагы жюри бәяли. Республикабызда «Йолдызлык» иң гадел һәм иң юмарт проект буларак танылган. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла.