Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 елны Казанда укучылар арасында программалар төзү буенча Россия чемпионаты узды. Җюрида университет укытучылары Рәшид Гайфуллин, Дмитрий Хохлов, Михаил Киндер, Равил Тагиров һәм Равил белән Камил Һадиевлар да катнаштылар.
"Без Мәгариф министрлыгы белән бергә Россия оештыру комитетына Казанда дөнья чемпионатын уздыруын тәкъдим иттек. Быел 12нче августта шул чемпионат башлана да инде" - дип хәбәр итә Белем.ру порталына КФУның өлкән укытучысы Равил Һади. - "1975 елдан бирле студентлар командалары арасында да дөнья чемпионаты уздырыла. Бу чемпионатны АСМ дигән галимнәр оешмасы белән Intel фирмасы уздыра. Бүгенге көндә шул ярышларда 102 илдән 40000 студент 13000 командада ярышачак.
Казан федераль университеты студентлары да 2000 нче елдан бирле бу ярышларда катнашалар. Ярышлар Казан укучылары өчен 3 турда үткәрелә. Беренче тур булып чирек финал Сарытауда Идел буе һәм Кавказдагы югары уку йортларыннан командалар өчен уздырыла. Шулар арасында дипломнар яулаган 12-13 команда ярымфиналда катнаша.
Ярым финалга Санкт-Петербургка СНГның 700 командасы арасында җиңгән 200 командасы җыелып ярыша. Шулар арасында иң көчле 12-14 команда финалга чакырыла.
Финал ел саен дөньяның төрле шәһәрендә була. 2011 елны Санкт-Петербургта уздырылды. 2013 елны Екатеринбургта. 2014-2016 елларны Казан командалары финалга узып данлыклы грамоталар алды.
2015 елның февралендә КФУның командасы Равил Һадиев белән Петрозаводскийда финалга әзерләнергә барды. Шунда, тренерлар белән киңәшләшкәндә, Равил Һадиев киләчәк бер финалны Казанда уздырырга тәкъдим итте. Чөнки Казанның халыкара ярышлар уздыру буенча тәҗрибәсе бар. Шулай ук, Татарстан укучылары бу өлкәдә бик актив үзен күрсәтәләр. Россия тренерлары да, Казан федераль университеты җитәкчеләре дә бу тәкъдимне кабул иттеләр.
Соңгы ике финалда Казан командалары Марокешта (Мароккода) 2015 елны һәм Пхукетта (Таиландта) 2016 елны бу ярышны уздыручыларына Казанда уздыру турында теләкләрне җиткереп һәм мөмкинчелекләр белән таныштырып алды.
Июль азагында (25-29 июльдә) бу олимпиаданың директоры профессор Бил Пучер белән оештыручы директор профессор Джеф Донахо Казан федераль университетына килеп танышып киттеләр. Беренче көнне алар Илшат Гафуров белән очрашып сөйләштеләр. И.Гафуров университет белән таныштырып, аның мөмкинчелекләрен ачып бирде. Икенче көнне мәгәриф һәм фән министры Энгель Фаттахов делегацияне кабул итеп, бу ярышларны уздыру мөмкинчелекләрен ачыклады. Өченче көндә Татарстан Республикасының премьер министры Илдар Халиков делегацияне кабул итеп, бу ярышларның бик бөек дәрәҗәсе булуына игътибар итеп, Татарстан дәүләтчелеге булышуына ризалык бирде. Шулай ук, уздыру еллары да төгәлрәк ачыкланды. Бу ярышлар 2019 йә 2020 елда уздыру турында беренче килешүләргә килделәр.
Финалга укучылар тренерлар белән бергә килә. Шулай ук, оештыручылар һәм IT-фирмаларның делегацияләре киләчәк. Кунаклар белән бергә 1500 катнашучы булыр дип көтелә. Делегация урнашу буенча кунакханәләр, Универсиада авылы белән танышты инде. Олимпиада уздыру урыннарын да сайлап чыкты.
Соңгы көндә исә профессорлар Билл Пучер, Джеф Донахо белән олимпиадаларга әзерләүче укытучылар, олимпиадаларда катнашучы студентлар очрашты. Әңгәмә бик кызык булды!"