Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында Мәгариф эше буенча Җир Хартиясе Үзәгенең Халыкара секретариты координаторы Марина Бахнова белән очрашу узды.
Сөйләшүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татарстан Республикасының Иҗтимагый Советы әгъзасы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Экология, сәясәт һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Елена Минакова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мәгълүмат, халык һәм ММЧ белән элемтә идарәсе белгече Елена Гыйльмиҗанова һәм Республика экология-биология методик үзәге вәкилләре катнашты.
Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь буында әйләнә тирә мөхиткә сәламәт күзаллау формалаштыра, үсеп килүче буынга экологиядәге проблемаларны аңлата, табигатьне саклауның мөһимлеген ассызыклый.
Узган 2007 елда республикабызда белем бирү оешмалары укытучылары өчен “Җир Хартиясе” циклыннан 4 китап басылган. Биредә экология, биология, география, физика, химия, математика, тарих кебек предметлардан укучыларда дәрес барышында экологик культура тәрбияләү өчен әзер планнар тәкъдим ителә.
Марина Бахнина бу өлкәдә эшләнгән тематик методик күрсәтмәләрне һәм дәреслекләрне югары бәяләде. Һәм киләчәктә республикабызда башкарылган эшне, тәҗрибәне туплап, программа буларак чит илләргә тарату кирәк, дигән фикер белән чыкты.