Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Узган елның 20нче ноябрендә Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциясенең юбилей саналган Xсын үткәрү өчен киңәшмә үтте. Бирегә Казанның урта белем бирү оешмаларыннан 100дән артык мөгаллим килгән. КДУның югары уку йортларына кадәрге белем бирү үзәге директоры урынбасары Наталья Калачева конференция турында кыскача мәгълүмат белән таныштырган. Елдан–ел чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта, тематик секцияләр саны да күбәя, ә иң мөһиме тәкъдим ителгән һәм якланган докладларның сыйфаты үсә икән. Ә бу мондый конференция үткәрүдә укучыларда ихтыяҗ бар дигән сүз. Киңәшмәдә конференциядә катнашу шартлары һәм теркәлүгә яңа таләпләр дә яңгыраган. Без аларны беркетелгән файлларда тәкъдим итәбез.
Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциясе беренче тапкыр 1980 елда үткәрелә. Ул вакытта ул шәһәр күләмендә дә генә уза, биредә 50гә якын мәктәп укучысы катнаша. Бары 20 елдан соң гына чарага Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциясе статусын бирәләр. Хәзер конференциядә ел да Татарстан район һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясе регионнарыннан 800гә якын кеше катнаша.
Чараны оешытурчылар арасында Татарстан Репсубликасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе бар. Конференциягә медотик җитәкчелекне КДУның югары уку йортларына кадәрге белем бирү үзәге тәэмин итә.
Конференциядә гомуми урта белем бирү оешмалары, лицей, гимназия, һөнәри–техник училище һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 9–11нче сыйныф укучыларына катнашу хокукы бирелгән. Жюри хозурына аерым тикшеренү эшләре дә, 3 кешедән дә күбрәк булмаган коллектив проектлары тәкъдим ителә ала.
Оештыру комитеты:
Калачева Наталья Вячеславовна, оештыру комитеты рәисе урынбасары.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 292-53-63, (843) 231-54-90
Факс: (843) 292-53-63
E-mail: cdo.ksu@mail.ru
Сайт: http://www.ksu.ru/cdo
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Список секций.doc | 25 KB |
Порядок проведения конференции.doc | 24 KB |
Критерии оценки работ.doc | 29 KB |
Порядок работы с иногородними участниками.doc | 23 KB |
Правила оформления работ.doc | 28 KB |
Правила оформления тезисов.doc | 23.5 KB |
Сроки и место проведения.doc | 34 KB |
Условия участия.doc | 31 KB |
Образец титульного листа.doc | 22.5 KB |
Фикерләр
Кунак
13 Март, 2009 - 20:27
Permalink
2 нче турда катнашу
2 нче турда катнашучылар исемлеген ничек белергэ?
Сылу
16 Март, 2009 - 12:03
Permalink
ИСЕМЛЕК
Хөрмәтле "Кунак", укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясе беренче турында катнашып, икенче турга юллама алаган кызлар-егетләр исемлеген 16 март хәбәрләрендә яисә киләсе сылтама буенча http://belem.ru/node/1213 табарга мөмкин.