Татар мәгарифе порталы
"Мәгариф” милли проекты кысаларында һәм яшьләрнең социаль-әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыру эшләре инициативасын хуплау максатларыннан чыгып, 18 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белемне үстерү бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының класстан тыш Республика Үзәге Балалар Республикасы Думасы депутатлары I чакырылышының III сессиясен үткәрә.
Сессия Татарстан Республикасының Биектау районындагы “Байтик” балаларны сәламәтләндерү лагере җирлегендә уздырылачак. Сессия эшләрендә Балалар Республикасы Думасы депутатлары һәм Балалар Думасы муниципаль берәмлекләр координаторлары эшчеләре (югары сыйныф укучылары, җәмгыяви балалар оешмалары белән эшләүче методистлар) катнашачаклар.
Сессия барышында депутатлар 2007/08 нче уку елының икенче ярты еллыгы өчен Балалар Респуликасы Думасы эшчәнлеген планлаштыру өстендә эшләячәкләр.
Сессия 2008 нче елның 18 нче февралендә 14.00 минутта башлана.
Сессиядә социаль проектлаштыруны укыту, практик эшләр үткәрү, тренинглар, Гаилә елына багышланган социаль проектларны презентацияләү һәм яклау планлаштырыла, пресс-центр – “Көн йомгагы/нәтиҗәсе” көндәлек хәбәри бит чыгару һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сайты белән танышу һәм эшләү карала.
Балалар Респуликасы Думасының III сессиясе 2008 нче елның 20 нче февралендә “Байтик” балаларны сәламәтләндерү лагерендә 15.00 тәмамланачак.
Шушы ук көнне сессиядә катнашучылар яшь тамашачылар Театрына – “Роман гаиләсе” спектакленә барачаклар.