Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясендә зур, заманча федераль университетлар оештыру процессы бара. Чират Казанга да җитте. Быелның октябрендә РФ Президенты Д.А.Медведев Казан дәүләт университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын кушу юлы белән Идел буе федераль университеты булдыру турындагы указга кул куйды. Бүгенге көндә бу КДУ җитәкчелегенең зур җиңүе. Ә ТДГПУ һәм КДФИИ хезмәткәрләре, тарихи тәҗрибәдән чыгып, киләчәктә бу вузларның ИФУдан аерылуын фаразлый. Чөнки алар ия булган специфик үзенчәлекләрнең федераль гигант-вуз шартларында тулысынча кулланылуы шикле.
Бу язмада мин ТДГПУ белән КДУ кушылуга карата үз фикеремне белдерәсем килә. Минем уйлавымча, КДУга да, ТДГПУга да яшь кадрлар әзерләү системасын белүче кеше фикере кызыклы булырга тиеш.
Мин Казан дәүләт университетын тәмамладым, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дә шунда якладым, профессор һәм татар тел белеме кафедрасы башлыгы булдым. Тарих-филология факультетының партия оешмасы секретаре вазифасын үтәп, университет парткомы эшендә (анда ректор Михаил Тихонович Нужин КДУда белгечләр әзерләү буенча барлык төп проблемалар буенча чыгыш ясый иде) катнаштым.
1965 елда мине Казан педагогика институтына фән буенча проректор итеп билгеләделәр. 1967 елны мин бу вузның ректоры булдым. Монда мин профессор-укытучылар составының фәнни квалификациясен үстерү буенча КДУның уңай тәҗрибәсен кертергә тырыштым. Шул ук вакытта мөгаллимнәрнең методик осталык сыйфатын үстерү, КДПИның республика һәм аның районнары халык мәгарифе органнары белән элемтәләрен ныгыту, РСФСРның һәм СССР алдынгы пединститутларының укытучы кадрларын әзерләү тәҗрибәсен кабул итү таләп ителә иде.
1977 елны КДПИ РСФСР педвузлары арасында беренче урын яулады, аның уку-тәрбия процессын оештыру буенча уңай тәҗрибәсе һәм вуз тәмамлаучыларның эшкә килүе РСФСР Министрлар Советы тарафыннан өйрәнелде. 1978 елны КДПИ СССРныд 205 педвузы арасында беренчелеккә иреште. Ректорның КДПИның уңай тәҗрибәсе турындагы доклады СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Евросоюз илләрендә укытучы кадрлар әзерләү сыйфатын яхшырту буенча халыкара конгресска тәкъдим ителә. Конгресс шул ук елны Югославиядә үтә. КДПИ тәҗрибәсе анда да уңай бәяләнә.
РСФСР Мәгариф министрлыгы КДПИга РСФСРның пединститутлары милли бүлекләре эшчәнлеге сыйфаты үстерүен җитәкләргә карар кыла. Ректор М.Зәкиев 1977-1986 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгының вузлар милли бүлекләре үсеш мәсьәләләре каралган гыйльми комиссия рәисе вазифасын үти.
КДПИның мондый традицияләре бүген ТДГПУда дәвам иттерелә. Аның халыкара элемтәләре Аурупа илләре чигеннән дә чыкты. ТДГПУ Татарстан мәктәпләре өчен укытучы кадрлар әзерләүдә әйдаманга әйләнде. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән эшләнгән Татарстан Республикасының халык мәгарифе үсеше перспективалы планы буенча , ТДГПУ барлык пединститут, педколледж һәм Татарстан Республикасы халык мәгарифе органнары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү институтларын берләштерергә тиеш.
Әгәр Татарстан һәм аның халык мәгарифе органнары укытучылар кадрларын әзерләү системасын камилләштерүдә кызыксына икән, минемчә, ТДГПУ ПФУның мөстәкыйль институты булып калдыру зарур. Ул КДУның факультетлары һәм кафедралары составында ассимиляцияләшергә тиеш түгел. Бу вариант кабул ителгән очракта, ИФУ составына Татарстан Республикасының башка педвузлары һәм педколледжлары да керәчәк. ТДГПУ КДУ составында югалса, берничә елдан Татарстан Казан зонасы мәктәпләрен укытучылар белән тәэмин итү өчен яңа педагогика университет ачырга мәҗбүр булачак.
Моның белән бәйле рәвештә Башкортстан тәҗрибәсен искә төшерү комачауламас. 1957 елны Уфада пединститут университет итеп үзгәртелә. Мин моны бик яхшы хәтерлим, бу елны мин КДУдан махсус курс укырга чакырылган идем. Берничә елдан Уфа зонасы мәктәпләре укытучыларга ихтыяҗ кичерә башлый. Шуңа күрә Башкортстан обком партиясе Уфада яңа педагогик институт ачтыруга ирешә.
ТДГПУ киләчәктә татар телен һәм татар милләтен торгызу, саклау һәм үстерү проблемаларын хәл итү үзәге булырга тиешлеген искә алсак, аны ИФУга кушу процессында ТРның Фәннәр академиясе гуманитар институт һәм университетларында фәнни-тикшеренү эшен яхшырту мәсьәләсе килеп басачак. Кызганычка, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге бу төп юнәлешендә координацион эшчәнлек үзәге булудан туктады.
Чыганак: www.intertat.ru