Татар мәгарифе порталы
Узган атна дәвамында Крутушка бистәсендә урнашкан Байтик балалар компьютер лагеры Татарстанның 16 төбәгеннән өч дистәгә якын укучы малай–кызны кунак итте. Сәбәбе дә җидти – Татарстанда гына түгел, Россиядә беренче тапкыр биредә Компьютер сәнгате мәктәбе эшләде. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.
– Гадәттә Татарстанда ел да уза торган Компьютер сәнгате бәйгесенә тәкъдим ителгән эшләр–проектлар бик түбән дәрәҗәдә эшләнә иде. Шуны исәпкә алып, быел эксперимент уздырырга уйладык – укытучылар роленә креатив программистларны чакырдык – диде лагерь директоры Лариса Бикмуллина. Балаларга әлеге курсны Алексндр Кухаренко (Красноярск), Александр Мачуговский (Мәскәү) кебек компьютер сәнгате буенча үткәрелгән дөнькүләм фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләре укыткан. Дизайн нигезләрен биргән Дамир Насыров сүзләренә караганда, шундый күләмдә һәм төрле өлкәгә кагылган (алгебра, геометрия, режессура, 3D графика, электрон музыка) мәгълүматны бирү бик шикле булса да, өч көн теориядән соң кызлар–егетләр остазларын шаккатырып искиткеч проектлар әзерли башлаган. Бу өлкәгә кагылган махсус китап–дәреслекләр басылмавын, уку йортларында курслар укытылмавын исәпкә алсак, Байтик киләчәк өчен зур эш башкарган дияргә була.