Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда балалар бакчаларына чиратлар проблемасын хәл итүдә шәхси-дәүләт партнерлыгы ярдәмгә килә ала. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышлап уздырган киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
Төп доклад белән чыккан Альберт Гыйльметдинов чыгышыннан аңлашылганча, республикада бүген нәниләрнең 72 проценты балалар бакчалары белән тәэмин ителгән. Хәзер республикада 7 яшькәчә булган 225,4 мең баланың 167,5 меңе мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләренә йөри. 24 меңгә якын бала бакчаларда урын көтә. Бүген Татарстанда 1888 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учрежениесе исәпләнә, аларның төп өлеше муниципаль милектә. Министр сүзләренә караганда, шәһәрләрдәге балалар бакчаларының күбесенә нәниләр нормативтан артык кабул ителгән. Бакчалардагы 100 урынга уртача 106 бала туры килә. Мәсәлән, Казанның Идел буе районында 100 урынга -133, Совет районында -128, Яшел Үзән шәһәрендә -125 бала туры килә.
Бакчаларда балалар урыннарына булган ихтыяҗны бетерү өчен, беренчедән, инде төзелә торган мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшне тәмамлау таләп ителә. Шулай ук мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең яңа формаларын да гамәлгә кертү кирәк булачак (мәсәлән, мәктәпләр каршында өстәмә төркемнәр төзеп). Моннан тыш, элек балалар бакчалары булып, соңрак башка төр эшчәнлек өчен көйләнгән биналарны балаларга кире кайтару, шәхси балалар бакчасы системасын үстерү, гаилә, ведомство бакчаларын булдыру да проблеманы чишү юллары буларак карала.
Президент уздырган киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләрен күрсәтү стандартларын эшләү мәсьәләләре дә каралды. Шәхси-дәүләт партнерлыгы мисалы итеп Рөстәм Миңнехановка Казандагы “Егоза” шәхси балалар бакчасы әзерләгән проект тәкъдим ителде. Бүген бу бакчага тулы көн режимында 100 бала йөри. Моннан тыш, берничә сәгатькә генә йөрүче балалар да бар. Бакча җитәкчелеге өстәмә белем бирү буенча төркемнәр, башлангыч мәктәп сыйныфлары оештырып, хезмәтләр күрсәтүне киңәйтүгә әзер булуын белдерә.
Президент Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, балалар бакчаларында инвентарьлаштыру уздыру кирәклегенә басым ясап, мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләрен күрсәтү стандартларын, шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында хезмәттәшлек вариантларын билгеләргә кушты.
Чыганак: http://prav.tatar.ru/tat