Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда яңа уку елы башланыр алдыннан, 20 августтан 20 сентябрьга кадәр, “Игътибар - балалар!” һәм, параллель рәвештә, “Автобус” операцияләре уздырыла. Әлеге чараларның икенчесе аеруча мәктәп автобусларына кагыла.
Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендә уздырылган матбугат конференциясендә шулар һәм балалар катнашында килеп чыккан һәлакәтләр, аларны киметү юллары хакында сүз булды.
Былтыр җәйге каникул ахырының соңгы атнасында юлларда булган транспорт һәлакәтендә 6 баланың гомере өзелде, “Игътибар - балалар!” операциясенең II этабы шушы хәл кабатланмасын өчен профилактика рәвешендә уздырыла, дип аңлатты ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Быел 7 айда гына да республикабыздагы юлларда һәм шәһәрләребез урамнарында 16 яше тулмаган балалар канташында 352 транспорт һәлакәте булып, 13 баланың күзләре мәңгелеккә йомылган: аларның 5 се җәяүле булса, 8е пассажир, аларның да 5се балалар өчен эшләнелгән махсус утыргыч-беркеткечсез алып барылган булган. Тагын 374 бала имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Шушы һәлакәтләрнең 70 проценты яки 247се транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан, аларның 142сенә балалар анда пассажир сыйфатында очраган.
Бу юлы балаларны транспортка утыртып бару шартларын тикшерү аеруча масштаблы булачак, шулай ук уку йортлары янындагы юлларның торышы, балаларны кайсы урында транспорттан төшереп калдырулары тикшереләчәк.
“Яңа уку елы башланырга тора, димәк, ялга киткән балалар шәһәрләргә кайта, шулай булгач, юлларда игътибарлылыкны бермә-бер арттыру таләп ителә. Ата-аналар, өлкәннәр! Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен үзегезне дә, балаларыгызның да төгәл үтәргә чакыра. Балаларны үзегезнең үрнәктә юлда дөрес тотарга өйрәтегез! 12 яшькәчә булган балаларны автотранспортка утыртып йөрткәндә махсус утыргычлар файдалану таләп ителә”, – диде мөрәҗәгатендә Рифкать Миңнеханов.
Г.Минкина сүзләренчә, мәктәпләрдә яңа уку елы башында юлда үз-үзеңне тоту мәсьәләсенә янә игътибар ителәчәк: ЮХИДИ хезмәте белән берлектә дәресләр уздырыла һәм юл йөрү кагыйдәләре кабатлана, ата-аналар белән җыелышларда сөйләшүләр оештырыла. Югары сыйныф укучылары беренчеләрне юл аша чыгарга ярдәм итәчәк – шундый махсус операция үткәрү күздә тотыла.
“Автобус” операциясе барышында автобусларның техник хәлен һәм шоферларының таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү максатында, оператив-профилактик чаралар уздырыла. Чөнки быел 7 айда автобус шоферлары гаебе белән 69 транспорт һәлакәте чыгып, 1 кеше һәлак булган һәм 83енең тәне төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Соңгы 7 айда юлда исерек килеш автобус белән идарә иткән 30 шофер тоткарланган, шуларның өчесе – мәктәпләрнең ПАЗ автобуслары шоферы. Автобуслар һәм алар белән идарә итүчеләр проблемасы исә, Г.Минкина сүзләренчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы гына түгел, муниципаль берәмлекләр баш авыртуы да.
Без юлларда, барыбер, тәртип урнаштырачакбыз, юлда тәртип бозучыларга булган барлык тәэсир итү әмәлләрен эшкә җигәчәкбез, дип вәгъдә итә республиканың баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов. “Чөнки өлкәннәрнең илтифатсызлыгы, юл йөрүдә культурасызлыгы үзләренең генә түгел, бер гаепсез балаларның да башына җитә! Автомобиль алырга миллионнарча сум акча чыгарып, автокреслога акчасын кызганган атаны мин берничек аңлый да, аклый да алмыйм”, - ди республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru