ГЫЙБАДУЛЛА АЛПАРОВ. САЙЛАНМА ХЕЗМӘТЛӘР

Автор(лар): 
- билгесез -
Нәшрият: 
"Мәгариф" нәшрияты

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, «Мәгариф» нәшрияты белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятының төрле аспектларын яктырткан фәнни-гамәли хезмәтләре белән тирән эз калдырган олуг галимнәребезнең һәм әдипләребезнең мирасларына кире кайтып, алар арасыннан бүгенге көндә дә актуальлелеген саклап килгәннәрен махсус серия рәвешендә бас­тыруны дәвам итә. Мәгълүм булганча, Галимҗан Ибраһимовның «Милләт, тел. әдәбият», Җамал Вәлидинең «Сайланма хезмәтләре» укучылар хөкеменә барып иреште дә инде. Бу томга Г. Алпаровның 1912 елда гарәп графикасында ба­сылып чыккан «Хәреф вә имлямыз» һәм 1945 елда хәзерге татар әлифбасында (кирилл хәрефләре белән) нәшер ителгән «Сайланма хезмәтләрендәге «Шәкли нигездә татар грамматикасы», «Татар грам­матикасына караган өстәмә материаллар»ы һәм, шуларга өстәп, заманында газета-журиалларда дөнья күргән 6 мәкаләсе кертелде. Әлеге материаллар хронологик тәртиптә урнаштырылды: Хәреф вә имлямыз (1912). Грамматика нигезләре турысында (1925). Латин түгел, гарәп (1926). Шәкли нигездә татар грамматикасы (1926, 1927, 1945). Татар грамматикасына караган өстәмә материаллар (1927-1936). Ун ел эчендә татар теле (1927).  Фонетик транскрипцияме, гамәли язумы? (1928). Татар грамматикасы турындагы тәнкыйтьләргә җавап (1928).  Татар грамматикасы турындагы тәнкыйтьләргә җавап (1929). Күпчелек хезмәтләр авторның үзе исән чагында гарәп графи­касында басылган. Алда әйтелгән «Сайланма хезмәтләр» җыентыгы гына (фәнни редакторы Ш.Г. Рамазанов) Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты (хәзерге Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ) галимнәре тарафыннан әзерләнеп, татар алфавитында нәшер ителгән. Гарәп язуындагы хезмәтләрнең текстларын рус гра­фикасына нигезләнгән гамәлдәге әлифбабызга күчерү эшен Ш.Н. Асылгәрәев җитәкчелегендәге бүлек хезмәткәрләре (М.З. Вәлиев, Р.Н. Дәүләтшина, Л.И. Яруллина, Э.И. Яруллин) башкарды. «Шәклинигездә татар грамматикасы» текстын басмага ГМ. Сөнгатев әзерләде. Махсус сүзлекләрдән файдаланып, тексттагы һәр сүз, аларныкмәгънәсе һәм язылышы ачыкланды. Гарәп-фарсы телләреннән алын­малар (нәхү, муафикъ, тәсаувыр, матлуб һ. б.), шулай ук башка кайбер сүзләрнең охшаш язылышы оригиналдагыча калдырылды. Төрек сүзенең автор тарафыннан төрки мәгънәсендә кулланылуында искәртергә кирәк. Китапта бирелгән фотолар Алпаровларның шәхси архивыннан алынды.