Татар мәгарифе порталы
Әкиятнең гаҗәеп вакыйгалары яшь тамашачыларыбызны каһарманнар белән бергә кайгырырга, кыю, тапкыр һәм яхшы күңелле булырга өйрәтәчәк.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 13 декабрьдә “Чиполлино маҗаралары” музыкаль әкияте премьерасын тәкъдим итә. Режиссеры- Резидә Гарипова.
“Чиполлино маҗаралары”- Италия әкиятчесе Джанни Родариның суган малай маҗаралары турындагы танылган әсәре. Чиполлиноның сюжеты бик тә гади, менә шул гадилек һәм яхшылык турындагы вакыйга өлкәннәрне дә, балаларны да бердәй җәлеп итә, кызыксындыра.
Сез биредә гади генә гаиләдән булган, дуслык һәм тугрылык төшенчәләрен иң кадерле дип санаган батыр малай - Чиполлино белән танышырсыз. Әкиятнең гаҗәеп вакыйгалары яшь тамашачыларыбызны каһарманнар белән бергә кайгырырга, кыю, тапкыр һәм яхшы күңелле булырга өйрәтәчәк.
Яңа музыкаль әкияттә тере музыкаль ансамбльгә кушылып башкарылган күңелле җырлар да, ялкынлы биюләр дә булачак. “Яшелчә бакчасын” хәтерләткән гаҗәеп костюмнар һәм сәхнә бизәлеше дә искиткеч көлке һәм күңелле мохит тудырачак.
Тамашачылар, артистлар белән бергә, яшелчәләр шәһәрендәге вакыйгалар эченә чумып, үзләре дә сизмәстән әлеге кояшлы хикәянең каһарманнарына әвереләчәк, дип хәбәр итәләр театрдан.
Спектакльдә артистлар Гөлназ Нәүмәтова, Резидә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров, Айгөл Галиуллина, Гүзәл Галиуллина, Булат Минкин, Илнур Байназаров, Юлия Выборнова, Камилә Галиева катнаша.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru