Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның Вахитов районында 1 сентябрьдә 12 меңнән артык укучы ремонтланган мәктәпләрнең бусагасын атлап керәчәк, 857 беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау яңгыраячак.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казанның Вахитов районы хакимияте матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
1 сентябрьгә Вахитов районы территориясендә 21 муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе, 2 кичке мәктәп, 2 коррекция мәктәбе, Лобачевский исемендәге дәүләтнеке булмаган лицей, шәхси христиан мәктәбе, мәктәпара уку комбинаты эшләячәк. Агымдагы елның июль аенда белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 11нче урта мәктәп” (Островский урамы, 22) “1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” (Уң Болак урамы, 14а) белән, ә 30нчы татар телендә белем бирүче лицей 27нче татар гимназиясе белән берләштерелде.
Вахитов районында урнашкан мәктәп биналарының үзенчәлеге шунда, аларның хәтта иң яңасы да моннан 30 ел, ә 3нче гимназия, 5нче лицей биналары 100 ел элек төзелгән. 2008 елда Вахитов районы белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга беренче тапкыр шактый зур суммада (39 миллион 699 мең) акча бүлеп бирелде.
2008 елның капиталь ремонт программасына 11 учреждение кертелгән. Шуларның 5се – мәктәп (1нче гимназия, 13, 41, 80нче мәктәпләр, 116нчы лицей), 6сы – балалар бакчасы (№№15, 49, 63, 66, 209, 263).
6 августка карата, барлык объектлар буенча да эшләр уртача алганда 78,7 процентка башкарылган, шулардан: мәктәпләр – 74,2 процентка, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре – 87 процентка. 13нче мәктәптә эшләр 89 процентка башкарылган. Икенче һәм өченче катларда тәрәзә блоклары һәм рамнар өлешчә алыштырылган, 6 санузел, коридорлардагы идәннәр ремонтланган, электр челтәрләрен төзекләндерү төгәлләнеп килә. Агымдагы ремонтка бюджеттан бүленгән акчалар хисабына спорт залындагы душ бүлмәләре төзекләндерелә.
80нче мәктәптә дә капиталь ремонт эшләре төгәлләнү алдында, бүгенге көндә анда башкарылган эшләрнең күләме 98 процент тәшкил итә. Бинаның түбәсе, фасады, җылыту системалары ремонтланган, сантехника эшләре башкарылган, мәктәпнең эчен бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә.
116нчы лицейда да эш темпы көчәйтелде, анда башкарылган эшләрнең күләме 77 процент тәшкил итә, башлангыч мәктәп бинасын ремонтлау төгәлләнеп килә, төп бинаның коридорларында төзекләндерү эшләре бара.
“Квадр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте яңа уку елында “Ланч-Бокс” системасы буенча балаларның туклануын оештыру өчен 1нче гимназиянең ашханәсен төзекләндерүне дәвам итә. Биредә 34 тәрәзәнең рамы алыштырылган, башкарылган эшләрнең күләме 70 процент тәшкил итә.
Чыганак: "Татар–информ"