Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген 12 гимназиягә, уку башланырга бер ай алдан, гимназиянең хәзерге һәм булачак укучылары җыелды. Беренчеләр өчен кечкенә генә бәйрәм-танышу ясадылар анда.
Сез үзегезнең беренче класска барган көнегезне хәтерлисезме, дип башлады сүзен алып баручы Иван абыйлары Остроумов һәм бәйрәмгә җыелган югары класс укучыларына, укытучыларга, әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. Кемнедер билгесезлек куркыткан икән ул көнне, ә күпчелек сөенеч хисләре кичергән.
Уку ул – адым саен югарырак күтәрелү
12 гимназиягә укырга керергә ниятләгән нәниләр өчен махсус концерт программасы да оештырылган иде. Номерларның һәммәсе дә мәктәп еллары турында сөйли иде. Җырлар да – балачак бәхете, шул бәхетнең бер өлеше – уку булуы турында, биюләр дә – тәнәфесләр кебек дәртле. Ләкин иң фәлсәфи номер – булачак цирк артистларыннан булгандыр. Аларның тотрыксыз тактага менүе – мәктәптә уку кебек: фәннәр өйрәнүдә чак кына тигезлекне югалттыңмы, аяк астыннан җир шуа да китә бит. Мәктәптә – һәр фән мөһим, һәркайсы үз урынында.
Рюкзаксыз мәктәпкә йөрмиләр
Ә бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше – нәниләргә беренче мәктәп сумкаларын тапшыру булды. Белүегезчә, бездә инде күп еллар “Мәктәпкә әзерләнергә булышабыз” акциясе яшәп килә. Быел да бу акция нәниләрне мәктәпкә әзерли – беренче рюкзакларын, китап-дәфтәрләрен бүләк итә. Тик аны алганчы, сынау узарга кирәк иде бүген – табышмакларга җавап табарга.
Табышмаклар бер дә җиңел түгел иде, баш эшләтергә туры килде. Ә шулай да беренчеләр бирешмәде, һәркайсы үз бүләге белән өйләренә кайтып китте. Беренче сентябрьгә кадәр.