Татар мәгарифе порталы
Татарстан мәктәпләрендә беренче тапкыр тәрбия программалары барлыкка киләчәк. Алар яңа уку елыннан гамәлгә керә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Яңа уку елында без тәрбиягә күбрәк игътибар бирәчәкбез. 1 сентябрьдән тәрбия программалары барлыкка киләчәк, алар моңарчы юк иде. Татарстан һәм тулаем алганда Россия традицияләренә нигезләнгән сыйфатлы белем алу өчен шундый система булдырырга кирәк ки, шуның аркасында балалар шул исәптән яхшы тәрбия дә алачак», - диде мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренчә, 2021-2022 уку елында республиканың барлык мәктәпләре дә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына тулысынча күчеп бетәчәк. «Алар кабул ителде инде һәм 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Алдагы уку елы нәкъ менә яңа стандартларга күчеш чоры булачак», - диде ул.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, яңа стандартлар буенча X-XI сыйныфларда табигый-фәнни, гуманитар, социаль-икътисади, технологик һәм универсаль профильләрнең укыту планнары гамәлгә ашырылачак. Өлкән сыйныф укучылары өчен каралган барлык укыту планнарының мәҗбүри өлешенә укучылар тарафыннан индивидуаль проектны үтәү дә кертелгән.
«Укучының ихтыяҗларыннан чыгып, бердән дүрткә кадәр предметны тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге универсаль профильнең үзенчәлеге булды, - дип искәртте ул. - Татарстан җитәкчелеге Россия республикалары дәүләт телләрен яңа белем бирү стандартларына кертү буенча РФ Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Һәм бу тәкъдимнәр исәпкә алынды».